13 экскурсовод тестта катнаштылар, бу – имтиханның беренче этабы, ул экскурсовод яки гид-тәрҗемәченең эш профиленә туры килгән өлкәдә эш эзләүченең белемнәрен һәм күнекмәләрен бәяләргә мөмкинлек бирә.
Тестны уңышлы узган экскурсоводлар, шулай ук эш стажы расланган экскурсоводлар иртәгә булачак практик бирем формасында квалификация имтиханына кертеләчәк.
Иртәгә аларга практик өлешне башкарырга – имтихан билетын алырга һәм билетта күрсәтелгән туристлык күрсәтү объекты турында сөйләргә туры киләчәк. Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 июленә кадәр барлык экскурсоводлар да аттестация узарга тиеш. Аттестация кагыйдәләре һәм имтихан сораулары белән сылтама аша танышырга мөмкин.