Крутушка бистәсендәге шифаханә территориясендә «Урман һәм елга» глэмпингы белән янәшә урнашкан яңа аркан паркы ачылды.
Ялның әлеге төре – табигатьтә гаилә белән актив ял итү өчен менә дигән сәбәп, ул балаларны да, өлкәннәрне дә битараф калдырмас.
Яңа парк 2022 елда «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында кабул ителгән грант ярдәме белән ачылган, аңа 13 эшкуар алган.