Бүген Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында туристлык өлкәсендә «АЗУРИТ» туристлык компаниясе белән хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды, аны ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм «АЗУРИТ» ҖЧҖ директоры Аллен Гаврилов имзалады.
Килешү «Бөек Идел юлы» төбәкара проектын үстерүнең уртак бурычларын тормышка ашыру максатларында, туризм үсешенең дәүләт һәм иҗтимагый мәнфәгатьләрен хәл итүнең, Татарстан Республикасы территориясендә туризм өлкәсендә һәркем өчен мөмкин булган бердәм мәгълүмати мохит булдыру, шулай ук үстерү максатларында һәрьяклы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлекне оештыруга юнәлдерелгән.
Әлеге килешү кысаларында «Бөек Идел юлы» дигән яңа круиз программасы эшләнә, ул 2023 елның май ахырында башланыр дип көтелә.