Кунакчыл Татарстан Россиядә туристлар агымы буенча лидерлар бишлегенә керде

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

РФ икътисадый үсеш министры Максим Решетников  Президент һәм Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәдә доклад белән чыгыш ясады.

Төп тема туристлык тармагына ярдәм чараларын киңәйтү булды, игътибар үзәгендә –  Россиядә номер фондын арттыру, кунакханә төзелеше тизлеген арттыру һәм модульле кунакханәләр төзелешенә ярдәм күрсәтү. Татарстан әлеге проектларда актив катнаша инде.

Министр шулай ук  махсус саклана торган территорияләргә дә игътибар юнәлтте, алар арасында Бөек Идел юлы да бар, әлеге проектка «Туризм.РФ» корпорациясе ресурсларын кулланып ярдәм күрсәтелә: «Игътибар үзәгендә төбәк проектларын гамәлгә ашыру – яңа Анапа, Бөек Идел юлы, Каспий кластеры, Ерак Көнчыгыш, Алтай һәм башкалар. Без аларны гамәлгә ашыруны хуплыйбыз, шул исәптән «Туризм.РФ» корпорациясе ресурсларын кулланып та – корпорация аша инвестицион проектларга ярдәм итүгә 38 млрд.сум каралган – бу сизелерлек ресурс», – диде министр үз докладында.

Исегезгә төшерик, 2022 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәме белән Мәскәү – Волгоград маршруты буенча «Бөек Идел юлы» бренды белән беренче круиз башланды, ул 12 шәһәрне, 3 республиканы һәм 7 өлкәне үзара бәйләп торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International