РФ Хөкүмәте кайбер компанияләр өчен иминият кертемнәрен кичектереп түләү вакытын озайтты

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Иминият кертемнәрен кичектереп түләү буенча элек дәүләт ярдәменнән файдаланган компанияләр өчен аның вакыты озайтылачак.

2022 елның II кварталында карар 70 тармак предприятиесенә кагылачак, аерым алганда: сәламәтлек саклау; фән; мәдәният; спорт; туристлык; азык-төлек продуктлары җитештерү; текстиль һ.б.

Мондый оешмалар 2024 елның 28 маеннан да соңга калмыйча түләүләр кертергә тиеш.

Икътисадның бу секторларында эшли торган, 2021 елда 300 мең сумнан артып киткән керемнәр суммасыннан исәпләнгән кертемнәр буенча кичектереп түләү мөмкинлеген алган шәхси эшкуарлар өчен түләүләр киләсе елның 1 маена кадәр күчерелә.

2022 елның III кварталында компанияләр өчен эшчәнлекнең 30 юнәлеше буенча кичектерү вакыты озайтылачак, шул исәптән: дарулар чыгару, авыл хуҗалыгы, төзелеш, телекоммуникацияләр белән шөгыльләнүчеләр өчен. Мондый оешмалар иминият кертемнәрен шулай ук 2024 елның 28 маена кадәр түләргә тиеш.

Эш РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча алып барыла.

«Әлеге карар бизнеска алга таба да буш булган ресурсларны агымдагы чыгымнарга, беренче чиратта хезмәткәрләргә хезмәт хаклары түләү, җитештерүне үстерү һәм модернизацияләүгә, логистиканы үзгәртеп коруга файдаланырга мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләгән Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International