Татарстан Республикасының номерлар фондын арттыру – Саба районы Миңгәр авылында яңа савыктыру комплексы ачылды

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстанда туристлык потенциалы зур булган күп кенә муниципаль районнар бар һәм аларда туристлыкны үстерү Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының төп бурычларыннан берсе булып тора.

Шундый районнарның берсе – Саба районы, ул үз кунакларын уникаль истәлекле урыннар һәм кызыклы тамаша объектлары белән шаккатыра. Мәсәлән, анда Россиядә бердәнбер интерактив мәдрәсә музее һәм Сөембикә Казан манарасының күчермәсе урнашкан. Районга «Ял көннәрендә 1000 дә бер рәхәтлек» экскурсиясе кысаларында килергә мөмкин, чөнки Саба районы безнең республика буенча гадәти булмаган мини-сәяхәтләр исемлегенә керә.

Даими үсә барган туристлык ихтыяҗы өчен номер фондын арттыру – илдә һәм Татарстан Республикасында туристлыкны үстерүнең төп бурычларының берсе. Татарстанга туристлар агымы ел саен уңай динамика булуын күрсәтә. 2022 елда ул, 2021 ел белән чагыштырганда, 12% ка, ә 2012 елдан башлап 2 тапкырга арткан.

Миңгәрдә республика халкы һәм кунаклары өчен  яңа Minger Med Spa сәламәтлек комплексы төп тартып китерү урыны булачак. Премиум дәрәҗәдәге кунакханә, спа комплексы һәм уникаль табигый ландшафтка урнаштырылган медицина үзәге. Комплекс кунакларын урман күренешле 40 уңайлы панорама номеры көтә, спада фитнес-зал, бассейн, традицион мунча, хамам, кедр мичкәсе, тозлы грот һәм флоатинг бар.

Миңгәрның табигый хәзинәләре аерым игътибарга лаек: меңнәрчә гектар урман, 15 каскадлы күл, чишмәләр системасы, 40 км җәяүлеләр юлы, балык кәсепчелеге, умарталык, алмагач бакчасы һәм ачык һавада масштаблы вакыйгалар өчен мәйданчык.

Территориянең күпфункцияле инфраструктурасы Minger Med Spa индивидуаль туризм өчен генә түгел, ә төркемле туристлар һәм чаралар үткәрү өчен дә җәлеп итә: монда 80 кунакка исәпләнгән конференцияләр залы, 60 кунакка ресторан, шулай ук клуб форматындагы чаралар өчен кунак йорты бар.

Бүген Татарстан туроператорлары һәм ММЧ вәкилләре яңа Minger Med Spa сәламәтләндерү комплексында булдылар, комплекс администрациясе тарафыннан отель буенча экскурсия үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International