РФ Хөкүмәте Вице-премьеры Дмитрий Чернышенко кышкы туристлык сезонына йомгак ясады һәм киләчәккә планнар белән уртаклашты

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Кичә РФ Хөкүмәте киңәшмәсендә вице-премьер Дмитрий Чернышенко кышкы туристлык сезонына йомгак ясады һәм туристлык тармагын үстерү буенча алдагы планнар белән уртаклашты.

Яңа ел каникулларында эчке туристлык агымы барлык юнәлешләр буенча арткан: 12 миллионнан артык кеше булган, кунакханәләр 70-95% кадәр йөкләнгән, Россия тау чаңгысы курортларында 3 миллионнан артык кеше ял иткән, 3,4 миллион кеше тимер юл транспортында сәяхәт иткән, 2,2 миллион кеше һава транспортыннан файдаланган.

Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең балалары һәм яңа территорияләрдә яшәүчеләр өчен башкалага һәм башка төбәкләргә Яңа ел бәйрәмнәренә сәяхәт оештырылган.

Яңа модульле кунакханәләрдә 1 меңнән артык номер файдалануга тапшырылган. Программаны киңәйтү планлаштырыла, ул субъектлар белән берлектә мондый кунакханәләр төзелешен финанслашырга мөмкинлек бирәчәк.

Туристлык тармагын үстерү буенча эш алып барыла:

  • Икътисадый үсеш министрлыгы «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты чараларын, шул исәптән яңа территорияләрдә дә, гамәлгә ашыруны дәвам итә.
  • «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасында катнашучылар һәм «Знание» Россия җәмгыяте өчен «Сәяхәттән күбрәк» программасын финанслау 2 млрд сумнан 3 млрд сумга кадәр артачак. Аны колачлау: 2022 елда – 55,5 мең кеше һәм 2023 елда 70 мең кеше.
  • Быел төбәкләргә мәктәп туристлыгы программасы буенча субсидияләр күләме икеләтә артачак.
  • Президент туристлык инфраструктурасын оештыруны тизләтергә кушты. Зур проектлар Алтайда, Ерак Көнчыгышта,  «Туризм.РФ» корпорациясе ресурсын җәлеп итеп башка төбәкләрдә гамәлгә ашырыла.
  • «Шәһәрләрнең туристлык коды» программасына төбәкләр 6 млрд сумнан артык акча алачак. Татарстанда әлеге ярдәм чарасына ике шәһәр – Казан һәм Алабуга эләгә.
  • Туристлык өлкәсендәге эшкуарлык инициативаларына грант ярдәме өчен 1,5 млрд.сум юнәлдереләчәк, шул исәптән Татарстанда төче сулыклар ярларында пляжлар булдыру һәм үстерүгә дә – эшкуарлар Идел, Кама елгалары, кече елгалар һәм күлләр ярларында пляж зоналары булдыруга акча ала алачак.
  • Турбизнес 5 елга кадәр максималь займ суммасы 50 млн сумга кадәр һәм 5% ставкасы булган ташламалы кредиттан файдалана алачак.
  • Яңа программалар шулай ук дус илләр белән элемтәләр урнаштыру өчен халыкара блокка кагылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International