Глэмпинглар – Татарстанда туристлык инфраструктурасының яңа төре

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

Узган 2022 елны ышаныч белән Татарстанда туристлыкның тотрыклы, әмма шул ук вакытта динамикалы үсеш елы дип атарга мөмкин. Ул республиканың туристлык өлкәсе өчен яңа перспективалар һәм үсеш юнәлешләрен ачты. 2022 елда туристлар агымы, 2021 ел белән чагыштырганда, 12% ка, ә 10 ел эчендә 2 тапкырга арткан.

2022 елда Татарстан Республикасының 18 оешмасы һәм эшкуарлары тиз үсә барган туристлык ихтыяҗын канәгатьләндереп, глэмпинглар төзү өчен 271 млн.сум акча алган.

Мондый ярдәм чарасы «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектын һәм Татарстан Республикасының «Туристлык инфраструктурасын үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру ярдәмендә мөмкин булган.

Республиканың матур урыннарында, әлеге ярдәм чарасы хисабына, 10 яңа ял итү һәм рекреация объекты төзеләчәк һәм киңәйтеләчәк – бу Казанда һәм республиканың тугыз районында: Бөгелмә, Югары Ослан, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Менделеевск, Питрәч, Саба районнарында 700дән артык кешене урнаштыру мөмкинлеге булган 219 яңа йорт булдырылачак.

Субсидия кысаларында гамәлгә ашырыла торган кайбер проектлар турында безнең роликта: https://tourism.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_3557316.mp4

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International