Татарстан Республикасы тур тармагы вәкилләре игътибарына – Мәскәүдә 16-18 мартта 29 нчы Халыкара MITT туристлык күргәзмәсе узачак

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы тур тармагы вәкилләре игътибарына – Мәскәүдә 16-18 мартта 29 нчы Халыкара MITT туристлык күргәзмәсе узачак

2023 елның 16-18 мартында Мәскәүдә «Крокус Экспо» халыкара күргәзмә-үзәгендә 29 нчы Халыкара MITT туристлык күргәзмәсе узачак. MITT – Россиянең «Туристлык һәм ял» категориясендәге иң эре туристлык күргәзмәсе, Россия базарында үз продуктларын һәм хезмәтләрен күрсәтүче илләр, регионнар һәм турист компанияләре өчен эшлекле мәйданчык.

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы музейлары һәм музей-тыюлыкларын, кунакханә предприятиеләрен һәм шифаханә-курорт учреждениеләрен, Татарстан Республикасында теркәлгән һәм Туроператорларның бердәм федераль реестрына керүче туроператорларны, һөнәри берләшмәләрне һәм республиканың туристлык тармагының башка вәкилләрен Visit Tatarstan берләштерелгән стендында катнашырга чакыра.

Күргәзмәдә катнашучылар һәм килүчеләр дөньякүләм туристлык берләшмәләре вәкилләре, тармак регуляторлары белән очрашу, яңа клиентлар һәм партнерлар табу, шулай ук эшлекле программаның уникаль чараларында индустрия тенденцияләре турында белү өчен уникаль мөмкинлек алачак.

Татарстан Республикасының берләштерелгән стендында катнашу өчен гаризалар электрон адреска кабул ителә: Artem.Akhmerov@tatar.ru яисә 8 (843) 222 9036 телефоны буенча, элемтә өчен – Артем Әхмәров. Гаризалар бирү вакыты – 2023 елның 3 февраленә 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International