Алабуга дәүләт музей тыюлыгы мәктәп укучыларын Н.А.Дурованың 240 еллыгына багышланган «Аларның исемнәре Россиянең данын булдырды» XII Республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга чакыра.
Конференция 2 этапта үткәрелә: беренче этап (2023 елның 15 февраленә кадәр) – гаризалар кабул итү һәм эшләрне карау; икенче этап (2023 елның 2 марты) – эшләрне халык алдында яклау.
Конференция эше алты тематик секция буенча оештырылачак: «Һәр чор өчен дә Шишкин», «Алабуга медицинасы. Тарих сәхифәләре буйлап», «Кылычы һәм сүзе белән Ватанны данлады», «Алабуганы яратам, аның тарихын беләм», «Батырлыкның сүнмәсе даны», «Тизрәк Алабугага, музейга!».
Конференция турында нигезләмә һәм катнашуга гариза формасы белән монда танышырга мөмкин: http://www.elabuga.com/schoolConference/aboutSchoolConference.html