«Ямал» авиакомпаниясе Салехард – Казан туры рейсын эшләтеп җибәрде

2023 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Ямал» авиакомпаниясе аны атнага бер тапкыр башкарачак, рейс субсидияләнә һәм даими булачак. Беренче самолет Татарстан башкаласына тулы килеш очкан, димәк, ихтыяҗ бар, дигән сүз.

Эшләүчеләр яки укучылар өчен уңайлы расписание: Казанга – шимбә көнне, кире якка якшәмбе көнне очарга мөмкин. Юлда узган вакыт – өч сәгатьтән дә кимрәк, элек исә, күчеп утыруны исәпкә алып, көне буе барасы булган.

Казан «Ямал» авиакомпаниясе челтәрендә субсидияләнә торган 34 нче юнәлеш булачак. Россиянең ике төбәге дә уртак элемтә нокталарына ия: 2021 елдан Ямал-Ненец төбәгенең Ямал-Ненец университетының Татарстанда Иннополис Университеты белән тыгыз хезмәттәшлеге җайга салынды, анда Ямал балалары белем интенсивларын уза, шулай ук узган ел төбәк Ямалда актив рәвештә кертелә торган билингваль белем бирүне үстерүдә дә төп партнер булды.

Казан, бөтен илдән туристларны җәлеп итү урыны буларак, яңа кунакларны каршы алуга шат, без төньяк кешеләре яңа юнәлешне лаеклы бәяләр дип ышанабыз.

Фото: Дмитрий Сахнов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International