Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетында булды

2023 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты 2015 елдан башлап Казанның тарихи үзәгендә сәүдәгәр-фабрикант С.А.Чукашевның борынгы матур йортында урнашкан.

Чукашев йорты федераль әһәмияткә ия архитектура һәйкәле булып танылды, Рөстәм Нургали улы ярдәме белән бер ел элек бинада ремонт-реставрация эшләре башкарылды – стенага ябыштырылган бизәкләр, паркет, ике чынаяк кирпеч миче, чокып ясалган элементлар торгызылды, шулай ук якын-тирә территория төзекләндерелде.

Тарихи белешмә: сәүдәгәр йорты 1908 елда архитектор К.С.Олешкевич проекты буенча, элеккеге зур Лядов урамында, бүгенге Горький урамында инженер К.М. Петров тарафыннан төзелгән.

Зәвыклы сарай тышкы яктан да, эчтән дә бер үк дәрәҗәдә матур. Йорт шактый бизәкләп эшләнгән, икенче катның алгы бүлмәләрендә ике чынаяк миче сакланып калган. Сарайның сул канаты ризалиты «Грааль касәләре» белән бизәлгән.

Революциядән соң, йортта Казан солдатлар һәм крестьян депутатлары советы урнашкан була, совет чорында анда кырык елдан артык республика архитекторлары берлеге урнаша.

Йортның беренче катында 100 елга якын «Шварц даруханәсе» була, ул провизор Юлия Иванович Шварц исеменә бәйле шулай аталган, совет чорында ул 14 нче даруханә булган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International