3 һәм 4 гыйнварда «Туган авылым»да кунакларны «KAZAN» фольклор тамашасы көтә

2023 елның 2 гыйнвары, дүшәмбе

3 һәм 4 гыйнварда 18.00 һәм 20.30 сәгатьтә Казанда  «Туган авылым»да кунаклар өчен «KAZAN» театральләштерелгән фольклор тамашасы узачак.  

Тамаша 2016 елдан бирле үткәрелә һәм традициягә әверелде – бу вакыт эчендә аны 28 мең турист карады.

Ул Татарстан Республикасы кунаклары өчен махсус булдырылган һәм аның ярдәмендә татар мәдәнияте дөньясы: милли музыка һәм бию, искиткеч тел һәм үзенчәлекле кухня белән танышырга мөмкин.

Белешмәләр өчен телефон: 8-927-032-01-01  

 Шоу сайты: www.kazanshow.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International