Бүген Казанга туристлар белән тулы бер поезд килде

2023 елның 2 гыйнвары, дүшәмбе

Башкалага Саратовтан 240 кунак килде. Вокзалда аларны «Сорнай» милли ансамбле каршы алды һәм яңа тәэсирләр һәм ачышлар белән тулы көнгә кәеф бирде.

Шәһәрдә туристлар көне буе булачак һәм «Исәнме, Казан!» программасын караячак. Казан Кремлендә, Изге Ана Казан иконасы соборында, Иске Татар бистәсендә, «Туган авылым» милли комплексында булачаклар, Иске Казан һәм «Казан Арбаты» урамнарында йөриячәкләр.

Кунакларны «Казан сәяхәтләр бюросы» туроператоры кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International