Санкт-Петербургтан туристлар белән беренче чартер рейсы Казанга Яңа ел бәйрәмнәренә килде

2022 елның 31 декабре, шимбә

«Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында FUN&SUN туроператорының яңа чартер рейслары ярдәмендә Казанга Яңа елга Мәскәү һәм Санкт-Петербург туристлары килде.

Бүген, 31 декабрьдә, бу программа буенча берьюлы ике чартер рейсы башкарылды: беренчесе Мәскәүдән һәм икенчесе Санкт-Петербургтан.

Яңа ел алдыннан, Казан халыкара аэропортының очып килү зонасында, Санкт-Петербургтан килгән туристларны тантаналы рәвештә каршы алдылар – кунакларны каршы алу ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты һәм Туристлык волонтерлары ассамблеясы ярдәмендә узды. Кунакларны каршы алып, шулай ук Татарстанның кышкы тылсымчысы Кыш Бабай да чыкты. Кунакларны чәк-чәк белән каршы алдылар, башкала кунакларына шулай ук бүләкләр дә тапшырылды.

«Санкт-Петербургтан Казанга чартер рейслары – Татарстан Республикасы өчен тарихи вакыйга. Ике регион арасында мондый очышлар безнең мәдәни элемтәләрне тагын да ныгытачак», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

«Уральские авиалинии» авиакомпаниясенең яңа ел туристлык чартер программасы кысаларында өч узыш планлаштырыла – 31 декабрьдә, 3 һәм 6 гыйнвар көннәрендә. Турларның озынлыгы – 4 көн/3 төн. Турларның бәясе бер кеше өчен 20 мең сумнан башлана. Чартер программасы өчен Казан һәм Татарстан Республикасы буенча биш экскурсия программасы эшләнгән.

Әлеге чартер программасы буенча Казанга меңләп турист килә алачак. Татарстанда Яңа ел каникуллары матур һәм истә калырлык булачак. Туристларны Казан һәм төбәкнең башка шәһәрләре белән танышу, шулай ук халык мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, милли ашлар һәм башкалар белән танышу көтә.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның язгы-җәйге чорында (29 апрельдән 16 сентябрьгә кадәр) чартер программасы нәтиҗәләре буенча барлыгы 46 чартер рейсы башкарылды: Мәскәүдән 40 рейс һәм Санкт-Петербургтан 6 рейс. Ике сезон нәтиҗәләре буенча Казанда иң популяр пакет булып, шәһәр буенча күзәтү экскурсиясен үз эченә алган «Лайт» пакеты (47%) тора. Мәскәүдән Казанга – 6 405, Санкт-Петербургтан 1 204 кеше килде.

Бу «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырылган иң уңышлы программа.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International