Бүген Казанның Петербург урамында, республика халкы һәм кунаклары Россия Федерациясе башкаласының туристлык потенциалы белән якыннанрак таныша алсын өчен, Мәскәү шәһәренең туристлык-мәгълүмат үзәген ачу тантанасы булды. Көн саен әлеге үзәктә, 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр Мәскәү турында видеороликлар, вакыйгалар календаре, үзәк экраннарында Мәскәү турында кинофильмнар күрсәтеләчәк. Шулай ук кызыксынган кунакларга VR-сәяхәт; RUSSPASS экскурсияләренә язылу; Мәскәүнең туристлык маршрутлары һәм продуктлары тәкъдим ителәчәк. ОККО буенча QR коды нигезендә Мәскәү турында сайлап алынган фильмнар белән танышырга мөмкин булачак.
Үзәк үз программаларын 27.12.2022-07.01.2023 чорларында тәкъдим итәчәк.