Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов экскурсоводларны аттестацияләү процедурасы турында сөйләде һәм кызыксындырган сорауларга диалог режимында җавап бирде.
Туры эфирда 197 тыңлаучы катнашты, экскурсоводлардан төрле характердагы сораулар алынды, мәсәлән, документлар тапшыру тәртибе, аттестация үткәрү тәртибе, аеруча күп сораулар хезмәт стажын раслауга кагылышлы иде.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 июленнән барлык экскурсоводларның да республика аттестациясе булырга тиеш. Дәүләт комитеты сайтында сылтама буенча аттестация турында тулырак мәгълүмат бирелгән: https://tourism.tatarstan.ru/attestatsiya-ekskursovodov-gidov-i-gidov.htm