Иртәгә, 28 декабрьдә 10.00 сәгатьтә Иркутск өлкәсенең туристлык мөмкинлекләре буенча онлайн-презентация узачак, анда җирле туроператорлар белән танышырга мөмкин булачак. Октябрьдән Казан белән Иркутск арасында туры самолетлар – атнага 2 тапкыр, пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә оча башлаячак. Билетларның бәясе бер якка 5500 сумнан башлана.
Презентациягә ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты аша язылырга мөмкин, катнашуны раслау өчен элемтәләр: Artem.Akhmerov@tatar.ru, 8 (939) 301 1773.