12 декабрьдә 09:00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты, Казан һәм Татарстан кунакханәләре берләшмәсе, Казан һәм Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары берләшмәсе, Татарстан Республикасының туристлык агентлыклары берләшмәсе, «Татарстан шифаханәләре» Республика шифаханә-курорт учреждениеләре берләшмәсе, Табигый территорияләрне үстерү дирекциясе һәм Казан шәһәренең туристлыкны үстерү комитеты катнашында туристлык тармагы өчен «Кунакчыллык. Эшне яңадан башлау 2022» дигән белем бирү проектын уздыра. Сезне җитәкчеләрнең компетенция дәрәҗәсен күтәрү һәм даими сервис һәм клиентларга юнәлтелгән ярдәм методикаларын алу өчен проектта катнашырга чакырабыз.
Спикерлар һәм сылтама буенча чарага теркәлү: https://aokrt.timepad.ru/event/2258068/, предприятиедән 1 кешедән артык түгел. Үткәрү урыны: Kazan Palace by Tasigo, Crystall залы (Казан шәһәре, Калинин ур., 3Б).