ХӨРМӘТЛЕ ТУРИСТЛАР! УЯУ БУЛЫГЫЗ! СЕЗНЕҢ ЭКСКУРСОВОДТА БЕЙДЖ БУЛЫРГА ТИЕШ!

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

Хөрмәтле Казан һәм Татарстан кунаклары! Экскурсоводның билгеләнгән үрнәктәге бейджын тикшерегез – бигрәк тә экскурсоводны интернет аша тапкан булсагыз.

Туристлык объектларда эшләү кагыйдәләре буенча экскурсовод бейджны күз күрерлек урында йөртергә тиеш!

Бейдж – сезнең экскурсоводның укыганлыгы, имтихан тапшыруы һәм чыннан да туристлык объектларда эшләргә хокукы булуы турында гарантияли.

Бейдж – экскурсовод экскурсия уртасында юкка чыкмаячагын, юл буе дәшмичә бармаячагын яки сезгә шикле әйберләр турында сөйләмәячәген гарантияли.

Бейдж – сез ялларга теләгән экскурсоводның алдакчы түгел, ә чып-чын экскурсовод булуын гарантияли.

Интернет аша яхшы бәяләмәләре булган экскурсоводка тап булдыгыз һәм аны ялларга телисезме? Сез аннан бейдж фотосурәтен җибәрүе турында сорагыз! Әгәр җавап итеп теләсә нинди сәбәп белән баш тарта икән – шикләнерлек урын бар. Мөгаен, бу «яхшы экскурсовод»ның бер генә аккредитациясе дә юктыр. Акчагызны, нервыгызны һәм яхшы кәефегезне куркыныч астына куймагыз, бейджы булган аккредитацияле экскурсоводларны сайлагыз — һәм сез көтелмәгән күңелсез хәлләрдән имин булырсыз.

ХӘЗЕР ҮК ТИКШЕРЕГЕЗ — СЕЗНЕҢ ЭКСКУРСОВОДНЫҢ БЕЙДЖЫ БАРМЫ?!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International