«Ясалма интеллект» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында белем эстәгез

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

2022 елда проект программалары буенча 2375 кеше белем ала алачак. Уку 2022 елның 1 сентябренә планлаштырылган һәм дистанцион форматта түбәндәге белгечлекләр буенча узачак: мәгълүмат аналитигы, мәгълүматлар инженеры, техник аналитик, мәгълүматлар архитекторы, ясалма интеллект өлкәсендә архитектор.

Проектта катнашу өчен гаризалар кабул итү проект операторы сайтында гамәлгә ашырыла: https://ai к2035.university/. Проект турында өстәмә мәгълүмат сорату өчен – Университет 2035 вәкиле Каменских Наталья, email: n.kamenskikh@2023.university.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International