ИДЕЛ КИҢЛЕКЛӘРЕ, АЛМАЛАР ҺӘМ «БУРАН ӘБИЛӘРЕ»: КРАСНОВИДОВО АВЫЛЫНДА «ЯБЛОЧНЫЙ СПАС» УЗАЧАК

2022 елның 19 августы, җомга

20 августта Кама Тамагы районының Красновидово авылында традицион «Яблочный Спас» музей-фольклор бәйрәме узачак. Бәйрәмнең төп инициаторы – Россиядә бердәнбер булган Максим Горький музее, Татарстан Республикасы Милли музее филиалларының берсе.

Красновидово авылында «Яблочный Спас» бәйрәме ел саен үткәрелә. Узган ел күңел ачу күләмле булды: авылның Горький музеенда узган чаралардан тыш, беренче тапкыр Иделнең биек ярындагы Боҗра кыяташында концерт булды. Быел программа шулай ук Музейда һәм Боҗрада узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International