Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Бауман – Казанның үзәк урамында урнашкан туристлык инфраструктурасы объектларын карап чыкты. Эшлекле сәфәр Казан шәһәренең Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова белән бергә узды.
«Бүген шәһәрнең төп урамы, Казанда ял итүче туристлар өчен төп урам буйлап уздык. Бауман төп туризм маршруты буларак махсус контроль зонасына эләгә. Без барлык җитешсезлекләрне дә теркәдек һәм якын арада аларны бетерүгә керешәчәкбез. Тулаем алганда, төзекләндерү мәсьәләсен комплекслы хәл итәргә тырышырбыз», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты башлыгы.