Vanlifefest фестивале ел саен бөтен Россиядән автосәяхәт яратучыларны илнең төрле якты һәм матур урыннарында туплый. Быел да ул Татарстанда икенче тапкыр рәттән узачак, югыйсә әлеге чара өчен бу гадәти күренеш түгел. Бу хакта ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов сөйләде.
«Узган ел фестиваль Иннополис территориясендә узды, кешеләргә бик ошады, без бик күп уңай фикерләр алдык. Фестивальгә килүчеләрнең күбесе соңыннан Татарстанга туристлар буларак әйләнеп кайттылар. Бу юлы да ул якты булыр дип өметләнәбез, һәм барлык кунаклар да Казан белән Зөягә генә түгел, ә бу юлы Бөек Болгарны да карарлар», – дип билгеләп үтте ул.
Аның сүзләренә караганда, туплану урыны очраклы гына сайланмаган, чөнки быел Татарстанда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу билгеләп үтелә һәм хәзер әлеге урынга мөмкин кадәр күбрәк турист килеп, аның тарихын өйрәнүе аеруча мөһим булып тора.