Чистай шәһәрендә «Эшкуарлык инициативасы һәм Кама аръягы төбәгенең туристлык потенциалын үстерү» I Республика форумы узды. Форумның максаты – Татарстан Республикасының Кама аръягы төбәгендә туристлык потенциалын үстерү һәм эчке һәм чит ил туристлыкның инвестиция җәлеп итүчәнлеген арттыру.
Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Гөлнара Сафина һәм Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов мөрәҗәгать иттеләр.