Татарстан һәм Чувашия башкалаларын тоташтыручы елга маршрутында «Валдай 45Р» теплоходлары йөри башлады. 1 июньдә 12:00 сәгатьтә Казанга беренче рейс кайтты. Рейс көн саен Чебоксардан Казанга һәм Казаннан Чебоксарга оештырылачак. Расписание 2022 елның 1 июненнән 11 сентябренә кадәр гамәлдә булачак. «Чебоксар–Казан-Чебоксар», «Казан-Чебоксар-Казан» маршрутлары буенча оештырылучы рейслар, пассажирларны утырту һәм төшерүне исәпләмәгәндә, 11 сәгать дәвам итәчәк. «Чебоксар–Казан», «Казан–Чебоксар» рейслары, пассажирларны утырту һәм төшерүне исәпләмичә, 3 сәгатькә сузылачак. Билетлар сатып алу өчен сылтама: https://chport.ru/cheboksary-kazan-cheboksary/