«ЮВТ АЭРО» авиация компаниясе җәйге сезонда Казан - Таулы-Алтай рейсын яңарта

2022 елның 31 мае, сишәмбе

2022 елның 17 июненнән «ЮВТ АЭРО» авиация компаниясе Казаннан  Таулы-Алтайга һәм  Таулы-Алтайдан Казанга туры рейсларны яңарта. 

Самолетлар атнага ике тапкыр – дүшәмбе һәм җомга көннәрендә очачак. 00:20 сәгатьтә Казаннан китә, 08: 00 сәгатьтә Таулы-Алтайда була,  08:45 сәгатьтә Таулы-Алтайдан кире очып китә,  08:20 сәгатьтә Казан аэропортында була.

Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Юл өчен 3 сәгатьтән артык вакыт кирәк булачак. 

Маршрут өчен Канаданың Бомбардье CRJ-200 авиалайнерлары җәлеп ителгән, аңа иң күбе 50 пассажир сыя. 

Авиация компаниясе сайтында авиация билетлары сатып алган очракта, Казан - Таулы Алтай - Казан рейсының минималь бәясе 9 мең 90 сум булачак.

Рейслар турында белешмә һәм өстәмә мәгълүматны авиация компаниясе сайтыннан алырга мөмкин: http://uvtaero.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International