Министрлыкта Дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе утырышы узды

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе С.Е. Ивановның 2020 елның 3 нче июнендәге комиссия утырышында кабул ителгән 1 номерлы беркетмәсендәге комиссия карарлары буенча карар игълан итү.

2. Дәүләт гражданлык хезмәткәренең үз хатынының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы мәгълүматны объектив сәбәпләр аркасында тапшыру мөмкинлеге булмау турындагы гаризасын карау турында.

Утырышта Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерү бүлегенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов, Татарстан Республикасының Туристлык агентлыклары берләшмәсе президенты, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Рамил Мифтахов, шулай ук Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International