2022 елның 29 апрелендә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан Казанга чартер рейслары йөри башлар алдыннан, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты, «FUN&SUN» туристлык операторы белән берлектә, 2022 елның 18-22 апрелендә Санкт-Петербург шәһәреннән 15 туристлык агенты өчен мәгълүмати тур үткәрде.
Туристлар Татарстанның истәлекле урыннары һәм төп инфраструктура объектлары белән танышты. Бу вакыт эчендә Санкт-Петербург кунаклары «Казан Кремле» музей-тыюлыгында, «Туган Авылым» милли комплексында, Бөек Болгарда булдылар, Болгар территориясендәге биш йолдызлы «Kol Gali Resort & Spa» кунакханә комплексын һәм аның термаль комплексын карадылар, Зөя утрау-шәһәрендә булдылар, анда алар Археологик агач музее белән танышты, җирле кафе һәм рестораннарга кереп, милли ризыклардан авыз итте.
Туристлык тармагы вәкилләре безнең республиканың номерлар фондын һәм инфраструктурасын югары бәяләде.