Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетында А.В. Прокофьев җитәкчелегендә эшче төркем утырышы узды

2022 елның 22 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетында РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутаты А.В. Прокофьев җитәкчелегендә эшче төркем утырышы узды. Анда Россия Федерациясе дәүләт программаларын, федераль максатчан программаларны һәм башка проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Утырышта Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының Туризм һәм туристлык инфраструктурасын үстерү комитеты рәисе Сангаджи Андреевич Тарбаев та катнашты. Киңәшмәдә, шулай ук, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгы вәкилләре дә катнашты.

Очрашу барышында Сергей Иванов «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты чараларында катнашу буенча алып барыла торган эшләр, Идел буе федераль округында «Бөек Идел юлы» туристлык макро-территориясен булдыру проекты («Идел сәяхәте» округ инициативасы) һәм су юлы буенча пассажирлар йөртү тармагын үстерү, шулай ук Татарстан Республикасында шәһәр яны елга судноларын төзү проектларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International