Татарстанлылар туристлык компетенцияләре буенча WorldSkills Илкүләм чемпионатының сайлап алу ярышларында катнашты

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Бөек Новгородта «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) X Илкүләм чемпионаты — 2022 финалында катнашу хокукын билгеләү өчен сайлап алу ярышлары узды. 14 апрельдән 20 апрельгә кадәр Татарстан Республикасы җыелма командасының 6 катнашучысы башка төбәкләрдән килгән катнашучылар белән «Кунакханә белән идарә итү» һәм «Туризм» компетенцияләрендә өлкән катнашучылар (16-22 яшьлекләр) һәм яшүсмерләр (16 яшь һәм кечерәк) арасында көч сынашты. 

«Туризм - юниорлар» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) X Илкүләм чемпионаты — 2022 финалына тиңләштерелгән йомгаклау ярышлары узды. Әлеге этапта беренче урыннарны алачак катнашучылар финалга чыгучылар кебек үк медальләр белән бүләкләнәчәк. 

«Кунакханә белән идарә итү» (төп категория) компетенциясендә Татарстаннан Айгөл Гаязова катнашты. «Туризм - юниорлар» компетенциясендә республиканы Ренат Яруллин һәм Самира Хөснуллина тәкъдим итте.  Бәйге барган көннәрдә алар клиентның гаризасы нигезендә тур сайлау кебек берничә бирем үтәде. Сайлап алу һәм йомгаклау ярышы нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак. 

Республика җыелма командасы әгъзаларын әзерләү Ворлдскиллсның махсус компетенцияләр үзәге базасында алып барыла. «Кунакханә белән идарә итү» һәм «Туризм» компетенцияләре буенча махсус компетенцияләр үзәге булып В.Г. Тимирясев исемендәге Казан инновация университеты тора. 

«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) X Илкүләм чемпионаты финалында катнашу хокукына сайлап алу ярышлары Россиянең 27 төбәгендә уза. Татарстан җыелма командасының 294 катнашучысы «Ворлдскиллс» һәм «Ворлдскиллс Юниоры»ның 220 компетенциясе буенча көч сынаша. 

X Илкүләм чемпионат финалы 8-12 сентябрьдә Саранскта узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International