5 апрельдә 10: 00 сәгатьтә «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында (Н.Ершов ур., 1А) «Пушкин» залында «Турбизнес»туристик воркшоп узачак. Чара эчке һәм чит ил туризмын үстерүгә, республика белгечләренә төрле туристлык программалары, ял көне турлары турында мәгълүмат җиткерүгә һәм Россиянең алдынгы туристик компанияләре белән очрашуларга юнәлдерелгән.