2022 елның 26 мартына Мәскәү вакыты белән 03:45 сәгатькә кадәр көньяк Россия аэропортларына һәм Россиянең үзәк өлешенә очышларны вакытлыча чикләү режимы озайтылды.
Анапа, Белгород, Брянск, Воронеж, Геленджик, Краснодар, Курск, Липецк, Ростов-на-Дону, Симферополь, Элиста аэропортларына рейслар вакытлыча чикләнә.
Россия авиакомпанияләренә, Сочи, Волгоград, Минераль Сулар, Ставрополь һәм Мәскәү аэропортларыннан да файдаланып, ябык аэропортларга пассажирлар илтүне альтернатив маршрутлар буенча оештырырга тәкъдим ителә.
Россиянең калган аэропортлары, шул исәптән, халыкара аэропортлар да гадәти режимда эшли.
Аэропортлар һәм авиакомпанияләрнең эшләү тәртибенә бәйле барлык үзгәрешләр турында аэропортларның һәм авиакомпанияләрнең рәсми сайтларыннан, шул исәптән социаль челтәрләрдән белергә мөмкин.