В.П. Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе Россиядә һәм дөньядагы иң борынгы һәм танылган обсерваторияләренең берсе. 1901 елның 21 сентябрендә Казан Император университетының шәһәр читендәге Астрономия обсерваториясен ачу тантанасы була. 1903 елда ул рәсми рәвештә В.П.Энгельгардт исемен ала. В.П.Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясенә караган территория, биналар һәм фәнни мәйданчык әйләнә-тирә ландшафт белән органик элемтәдә тора һәм ул бердәм ансамбль буларак кабул ителә.