Татарстан Республикасы Мәскәүдә «Крокус Экспо» хаклыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында уза торган «MITT 2022» 28 нче халыкара күргәзмәсендә катнаша.
Кичә, күргәзмә кысаларында, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов М12 килешүендә катнашучы төбәкләрнең алга таба хезмәттәшлеге буенча киңәшмә үткәрде. Анда Мәскәү, Владимир өлкәләре һәм Чувашия Республикасы вәкилләре дә катнашты.
MITT - 2018-19 еллардагы күргәзмәләрнең Гомумроссия рейтингында «Туризм һәм ял» категориясендә Россиянең иң эре туристлык күргәзмәсе булып санала. Ул бөтен дөньядагы илләр, төбәкләр һәм туристлык компанияләренә үзләренең продуктларын һәм хезмәтләрен тәкъдим итү өчен халыкара эшлекле мәйданчык булып тора.