«Туризм. РФ» корпорациясе һәм Татарстан төбәкнең туристлык инфраструктурасын бергә үстерү турындагы килешүне имзалады

2022 елның 15 марты, сишәмбе

Килешүгә Рөстәм Миңнеханов һәм корпорациянең генераль директоры Сергей Суханов кул куйды. Имзалау тантанасында Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко да катнашты.

«Татарстан хәзер шактый алга киткән туристлык юнәлеше булып тора. Без бу республиканың зур потенциалын аңлыйбыз. Тармак үсешенә зур игътибар биргән Рөстәм Нургали улына без рәхмәтле. Татарстан бөтен Идел буе федераль округы өчен туристлык нәтиҗәлелеге катализаторы буларак эшли. Республикага килгән туристлар саны 3,5 млн. җитә. Ул икеләтә арттырылачак», - диде Чернышенко.

Татарстанда кунакларны урнаштыру өчен 3-4 йолдызлы чаралар төзеләчәк, кунакханәләрдә, глэмпингларда һәм кэмпинглардагы номерлар саны 5 меңгә кадәр җитәчәк.

«Татарстан Республикасы туристларда һәрвакыт кызыксыну уятты. Республикада ЮНЕСКО бөтендөнья мирасына караган өч объект бар: Казан Кремле, Бөек Болгар, Зөя утрау-шәһәрчеге. Без авыл туризмын үстерәбез, бездә табигый ландшафтлар күп», — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Татарстан белән килешү төзү биш уртак проектның башлангычы булып тора. Безнең алдыбызда кунакларны урнаштыру өчен заманча, сыйфатлы һәм уңайлы чаралар төзү бурычы тора. Шулай ук без Татарстан, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, башка федераль хакимият органнары белән бергә туристлык проектларын инженерлык инфраструктурасы һәм юллар белән тәэмин итү бурычын хәл итәчәкбез», - диде «Туризм. РФ» генераль директоры  Сергей Суханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International