Кешбэклы турларны сатуның яңа этабы 2022 елның 15 мартында башлана һәм 2022 елның 1 маенда Мәскәү вакыты белән 23:59 сәгатьтә тәмамлана. Сәяхәткә 15 марттан 1 июльгә кадәр, круизга – навигация башланганнан алып 1 июльгә кадәр барырга була.
Программаның төп шартлары элеккегечә кала: туристның картасына тур яки яшәү бәясенең 20% ы кире кайтачак. аның максималь суммасы - 20 мең сум. Сәфәр өчен МИР картасы аша онлайн түләргә кирәк. Бер картадан чикләнмәгән күләмдәге турлар өчен түләргә була. Теләсә кайсы төбәккә барырга мөмкин. Программада кунакханәдә 2 төннән башлап яшәү каралган.
2020 елда Федераль туризм агентлыгы башлап җибәргән туристлык кешбэгы программасы моңарчы күрелмәгән ярдәм чарасы булып тора,аның ярдәмендә бер үк вакытта туристларга да, бизнеска да ярдәм итү мөмкинлеге бар. Әлеге чара тармакта иң нәтиҗәле чара булды, һәм экспертлар бәяләвенчә, ул эчке туризмны торгызуга ярдәм итте.