Татарстан Республикасы «Идел буенда истә калырлык яллар» дигән исем астындагы стендта тәкъдим ителә.
«Идел буенда истә калырлык яллар» төбәкара комплекслы тимер юл туристлык проекты Россиянең түбәндәге 9 регионын үз эченә ала: Татарстан Республикасы, Самара өлкәсе, Удмуртия Республикасы, Мордовия Республикасы, Пенза өлкәсе, Ульяновск өлкәсе, Марий Эл Республикасы, Киров өлкәсе, Саратов өлкәсе.
Проектны «РЖД Тур» ҖЧҖ Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты, Куйбышев тимер юлы һәм төбәк туристлык операторлары белән берлектә гамәлгә ашыра.
30 апрельдән 2 майга кадәр Казаннан Гарибальди замогына (Казан-Самара-Тольятти-Казан) сәяхәт итү программасы каралган. Тур бәясенә купе, иртәнге аш, төшке һәм кичке аш, экскурсияләр һәм керү билетлары, шулай ук трансфер һәм экскурсовод эше дә кертелгән.
Югарыда күрсәтелгән проект буенча, туристларның беренче визиты кысаларында, Татарстан Республикасына 298 кеше килә. 2021 елда проект 11 шәһәрне берләштереп, югарырак баскычка күтәрелә: Самара, Пенза, Ижевск, Киров, Казан, Йошкар-Ола, Саранск, Ульяновск, Саратов, Түбән Новгород һәм Чабаксар. Казан шәһәренә сәяхәтне дә үз эченә алган берничә тур оештырыла, алар күпсанлы сәяхәтчеләрдә зур кызыксыну уята.
«Идел буенда истә калырлык яллар» проекты кысаларында барлыгы 1674 кеше кабул ителә.