«Интурмаркет» халыкара туристлык күргәзмәсе 2022 елның 12-14 март көннәрендә «Экспоүзәк»тә узачак. Күргәзмәнең эш программасы 60 тан артык чара һәм 200 дән артык спикер чыгышын үз эченә ала. Катнашучылар «Киләчәктә туристлык индустриясен нәрсә көтә?» дигән сорауга җавап табачак. Оештыручыларның күргәзмә өчен нәрсәләр әзерләве турында сөйләп китик.
Чарада катнашучылар һәм кунаклар төрле форматтагы туристлык эшкуарлыгы өчен үсеш идеяләре һәм мөмкинлекләре, яңа төбәкара маршрутлар һәм Россия буенча сәяхәт проектлары турында фикер алышачак. Туризмның перспективалы һәм гадәти булмаган төрләре турында сүз булачак. Моңа туризмның экологик, арктик, яхталы һәм этнографик төрләре керә.
Татарстан Республикасы «Идел буенда истә калырлык яллар» проектын тәкъдим итә.