Килеп туган вәзгыятькә бәйле рәвештә, Федераль туризм агентлыгы чит илгә туристлык сәфәренә һәм эшлекле сәфәрләргә җыенучылар өчен түбәндәгеләрне тәкъдим итә:
- Россиягә карата санкция һәм чикләүләр илләргә барудан мөмкин булганча баш тартырга кирәк, чөнки әлеге илләрдә булу Россиягә әйләнеп кайтуда куркыныч тудыра ала.
- Ял итәргә барганда, туристлык өчен ачык булган һәм Россиягә каршы бернинди чикләүләр кертмәгән илләрне сайларга киңәш итәбез. Бүгенге көндә Төркия, Мисыр, Тунис, Берләшкән гарәп әмирлекләре, Кытай, Һиндстан, Вьетнам һәм башка дәүләтләр туристлык сәфәрләре өчен кулай дип санала.
- Без шулай ук Россия Тышкы эшләр министрлыгы, Федераль туризм агентлыгы һәм Федераль һава транспорты агентлыгының актуаль туристлык юнәлешләре статусын үзгәртү турындагы мәгълүматын игътибар белән күзәтүегезне сорыйбыз.
Кайбер юнәлешләр, шул исәптән, Латин Америкасының кайбер илләре, Европа берлеге һәм Канаданың һава киңлегенә бәйле чикләүләр кертүе аркасында, туристлар өчен ачык түгел, чөнки бу зур куркынычлык белән аңлатыла. Моңа Куба, Доминикана, Мексика, Венесуэла кебек илләр керә.
Туристлык операторларына Россиягә карата санкция керткән илләргә, шулай ук юлы Еропа Берлеге һәм Канаданың ябык һава киңлеге аша үткән Кариб Бассейны илләренә турлар сатуны туктатырга киңәш итәбез. Сәяхәтләр өчен кулай булмаган турларны броньлаган туристларга альтернатив юнәлеш сайлау өчен туристлык операторына мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, чит илләрдән тыш, Россия территориясендә дә ялларны оештыру мөмкинлеге зур. Без төбәкләр һәм туристлык эшкуарлыгы белән бергә даими рәвештә эчке юнәлешләрнең үтемлелеген һәм сыйфатын арттыру өстендә эшлибез.