Бүген Казанда «KRAVT HOTEL KAZAN AIRPORT» кунакханә комплексы ачылды

2022 елның 1 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «KRAVT HOTEL KAZAN AIRPORT» кунакханә комплексын ачуда катнашты.

Яңа кунакханә «Казан» халыкара аэропорты һәм «Казан Экспо» күргәзмә комплексы янындагы күпфункцияле кунакханә комплексы булып тора. Әлеге объектны төзү 2019 елның февралендә башланган иде. Инвесторы - «ТатКравтИнвест» ҖЧҖ («KRAVT GROUP» компанияләр төркеменә керә). Кунакханәнең тугыз катында төрле категориягә керә торган номерлар урнашкан: студияләр, ярымлюкслар һәм люкслар, апартаментлар һәм президент люксы, шулай ук мөмкинлекләре чикле кунаклар өчен стандарт номерлар да бар. Кунакханә барлыгы 500 кешене сыйдыра ала. Комплекс территориясендә машина кую урыннары бар. Комплекс интерьерларын бизәүдә Татарстан Республикасының милли татар мотивлары кулланылган.

Комплекс төзелеше «KRAVT GROUP» компаниясенең Татарстандагы беренче инвестиция проекты булып тора, шуннан соң республикада компаниянең башка проектлары да гамәлгә ашырыла башлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International