Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт Татарстанда нинди чаралар үткәрергә мөмкин булуын аңлатты

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

ТР Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәттә Татарстанда 28 февральдән башлап нинди массакүләм чаралар үткәрергә мөмкин булуын аңлаттылар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.

Татарстанның Министрлар Кабинеты карары нигезендә, республикада кайбер массакүләм чараларны үткәрү рөхсәт ителә. Ведомство хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында ял оештыру, күңел ачу, физкультура, спорт, күргәзмә, мәгърифәтчелек, реклама юнәлешендәге чараларны үткәрергә ярый.

Ачык мәйданчыкларда уздырыла торган чараларда 200 кадәр кеше катнаша ала, ябык мәйданчыкларда, бина мәйданына карап, 1 кешегә 4 квадрат метр туры килергә тиеш, әмма бер бина эчендә 100 артык кеше булырга тиеш түгел.

Татарстанда театр, кинотеатр, цирк, концерт залларының 70% кадәр өлеше тамашачы белән тутырыла ала. Рәсми физкультура һәм спорт, мәдәни чараларда катнашучылар залның 50% кадәр өлешен тутыра ала, әмма кеше саны 500 артырга тиеш түгел. Залның 70% артмаган өлеше тутырылган очракта, мондый чараларны үткәрергә рөхсәт бирелә. Әмма барлык хезмәткәрләрнең дә вакцина ясаткан булуы һәм чарага кадәр 30 көн алдан ТР Министрлар Кабинетының санитар-эпидемиягә каршы комиссиясе белән үз вакытында килешүе төп шарт булып тора.

«Гражданнар катнашындагы башка массакүләм чараларга 2022 елның 28 февраленнән башлап чикләүләр кертелде», - дип өстәделәр ТР Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International