Тревел-маркетинг белгечләре өчен Авиасейлстан вебинар

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Сезне тревел-маркетинг белгечләре өчен оештырылган вебинарга чакырабыз, аны без Федераль туризм агентлыгы белән берлектә уздырачакбыз. Ул  1 март көнне Мәскәү сәгате белән 11:00 булачак.

Туристлар өчен Россиядәге юнәлешләр арасында көндәшлек югары — илдә, чыннан да, төрле бәя һәм зәвыкка туры килерлек үзенчәлекле урыннар күп. Чит ил сәяхәтләренә карата таләпләрнең йомшаруы әлеге көндәшлекнең тагын да киеренкеләнүенә китерәчәк. 

Миллионнарны янга калдырып, туристны ничек җәлеп итәргә һәм үз эшеңнең нәтиҗәлелеген ничек итеп үлчәргә икәнлеген аңлатачакбыз. Авиация билетларын эзләү һәм сату юнәлешендә хезмәт күрсәтү буенча махсуслашкан Авиасейлс хезмәткәрләре үз тәҗрибәсе белән бүлешәчәк. Алар ай саен 15 млн кулланучы белән эш итә.

Форматы: онлайн

Вакыты: 1 март, 11.00

Озынлыгы: 1 сәгать

Программа:

  • Тикшеренү: россиялеләр 2021/2022 елгы кышта ничек сәяхәт иткән
    Спикер: Ирина Кургеева, туристлык юнәлешләре буенча маркетинг-менеджер
     
  • Үз аудиторияңне каян белергә һәм аңа кайсы яклап якын килергә? Авиасейлсның эш тәҗрибәсендә кулланылган кулай тикшерү алымнары
    Спикер: Мария Вереина, Авиасейлсның тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе
  • 2022 елда текстлар актуаль алым булып каламы? Аларны кем һәм ничек укый?
  • Спикер: Виталий Волк, ПСЖР баш мөхәррире, Авиасейлс сәяхәтләре турында басмалар
  • Блогерлар: ничек итеп кулай ысул сайларга һәм эшнең нәтиҗәлелеген ничек билгеләргә
  • Спикер: Дарья Смирнова, Авиасейлсның контент-маркетинг бүлеге җитәкчесе

 Вебинарга кушылу өчен, почтага гариза җибәрергә кирәк: daria.linkina@aviasales.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International