«Казан» гаилә үзәге янында үз маршрутлары белән илнең төрле шәһәрләреннән килгән «Байкал миле» автоузышында катнашучылар очрашты. Аларның һәркайсында көч урынын тасвирлаган бирем бар, алар шунда барып җитәргә тиеш. Соңыннан автоузышчылар Евразиянең иң зур күлендәге узышта катнашачак.
Бүген Казанда дүрт команда очрашты: алар Уфадан, Мәскәүдән һәм ике команда Санкт-Петербургтан килгән иде. Алар Татарстан башкаласы белән танышты һәм истәлекле урыннарны карады.
Узышның төп максаты - Россиянең мәдәни-тарихи матурлыгын ачу. Төрле шәһәрләрләреннән җыелган 12 команда аерым маршрутлар буенча барачак. Аларга оештыручылар биремнәр бирә, шулар буенча катнашучылар нинди урыннарда булырга кирәклеген белә алачак, дип аңлатты Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе урынбасары Андрей Агарков.
«Байкалга һәр команда үз маршруты белән бара. Аларның бурычы - Россиянең төрле шәһәрләрендә төрле туристлык объектларын таныту. Автоузышның тематикасы - көч урыннары. Бүген без Казаннан башланган «Байкал миле» гранд-турын рәсми рәвештә ачып җибәрәбез. Ул битараф булмаган сәяхәтчеләрне берләштерә һәм илебезнең матурлыгын яңача ачу мөмкинлеге бирә», - дип билгеләп үтте ул.
Узышның ахыры Бурятиянең Максимиха авылында тизлек фестивале белән тәмамланачак, анда күлдәге бозга шипланган резина белән керү каралган.
Уфадан килгән команда өчен куелган бурычларның берсе - 1941 елда баткан «Балхаш» судносын Новоуральскида яшәүче судно капитанының оныгына тапшыру. Бүген Башкортстаннан килгән сәяхәтчеләр патрон рәвешендә ясалган капсуланы Мәскәү командасы кулыннан алды. Алар аны Җиҗү музеннан Казанга алып килде. Ул корабль баткан урыннан алынган балчык белән тутырылган.
«Бу илебез тарихында моңсу бер вакыйга. 1941 елда Таллиннан халык эвакуацияләнә. Анда 200 дән артык судно катнашты. Аларның барысы да диярлек суга батырыла. «Балхаш» һәлакәте булган урыннан эзтабарлар отряды грунт ала. Новоуральскида корабта хезмәт иткән офицерның туганы табыла. Без бу грунтлы гильзаны Уфа командасына тапшырабыз», - дип хәбәр итте автоузышка Мәскәүдән килгән катнашучыларның берсе Сергей Лысенко.
Ул Казанның елмаеп торучы кешеләргә бай һәм матур шәһәр булуын да искәртте. Узышта катнашучылар көнне шәһәрдә уздыра, Татарстанның гастрономиясе белән таныша, шулай ук экскурсияләр һәм мастер-классларда була.