РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕНДӘГЕ КАЙБЕР АЭРОПОРТЛАРНЫҢ ЭШЕ 2 МАРТКА КАДӘР ТУКТАТЫЛА

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

Федераль һава транспорты агентлыгы мәгълүматларына караганда, Украина тирәсендәге вәзгыятьнең катлаулануы сәбәпле, Ростов-на-Дону, Краснодар, Анапа, Геленджик, Элиста, Ставрополь, Белгород, Брянск, Курск, Воронеж һәм Симферопольдәге аэропортларның эше туктатылган. Чикләүләр бүгенге көннән башлап, 2 мартның 03:45 сәгатенә кадәр гамәлдә булачак. Башка шәһәрләрдә аэропортлар авиация компанияләре белән берлектә очышлар тәртибенә үзгәрешләр кертә ала.

Шуңа бәйле рәвештә, Федераль туристлык агентлыгы туристларга сәфәргә киткәнче, аэропортларның һәм авиация компанияләренең рәсми сайтлары, шулай ук аларның социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтлары һәм телефон аша рейсның кузгалу вакытына бәйле үзгәрешләр турында актуаль мәгълүматны ачыкларга киңәш итә.

Бер үк вакытта Федераль туристлык агентлыгы аэропортлар вакытлыча ябылган РФ төбәкләренә сәфәрләрне кичектерергә тәкъдим итә. Килеп туган вәзгыятькә бәйле рәвештә, туристлар туристлык операторлары белән килешү буенча, сәфәр вакытын соңгарак күчерә, яки ял итү юнәлешен үзгәртә ала. Мөстәкыйль туристларга авиация компанияләренә һәм номерлары броньланган кунакханә администраторларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Хәзерге вакытта аэропортлар вакытлыча ябылган төбәкләрдә ял итүче туристларга туристлык операторларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Туристлык операторлары туристларны йөртүнең альтернатив вариантларын эзли яки аларны озаграк вакытка кунакханәләрдә калдыру юлларын карый.

Ябык аэропортлы төбәкләрдә ял итүче мөстәкыйль туристларга авиация компанияләренә һәм үзләре яшәгән кунакханә вәкилләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мондый сәяхәтчеләргә без сәфәрләргә бару вакытын дөрес планлаштырырга һәм кайтуны мөмкин булганча кичектерергә киңәш итәбез. Әгәр бу мөмкин түгел икән, Транспорт министрлыгы тимер юл һәм автобус маршрутларын оештыру буенча эш алып бара, тулырак мәгълүмат соңрак барлыкка киләчәк. Моннан тыш, Россиянең тимер юллары өстәмә поездлар билгеләү буенча эш алып бара. Транспорт министрлыгы һәм Россиянең тимер юллары мәгълүматларын күзәтеп барыгыз.

Килеп туган вәзгыятькә бәйле рәвештә, Федераль туристлык агентлыгы кунакханә хуҗаларыннан кайтып китә алмаган кунакларның хәленә керүне һәм хезмәтләргә бәяләрне арттырмыйча гына, кунакларга яшәп торуны рөхсәт итүне сорый. Туристлык операторлары туристларның яшәү вакытын озайткан очракта, хезмәт күрсәтү шартларын үзгәртмәс дип көтелә.

Хәзерге вакытта чит илдә булган һәм ябык аэропортлар аша кайтырга тиешле туристларга туристлык операторлары һәм авиация компанияләре белән элемтәдә торырга, шулай ук кире маршрутларга бәйле мәсьәләне җайга салу турындагы рәсми мәгълүматны көтәргә кирәк.

Федераль туристлык агентлыгы Халык фронты белән берлектә Россия Федерациясенең кайбер аэропортларын вакытлыча ябуга бәйле мәсьәләләр буенча туристлар өчен шалтырату үзәге ача. Линия бүген Мәскәү сәгате белән 15:00дә эшли башлый һәм көн саен иртәнге 08:00 сәгатьтән  20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Аның номеры - 8-(800)-200-34-11. Шалтырату бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International