«Туризмны үстерү» дәүләт программасына инфраструктураны үстерүгә юнәлтелгән субсидияләр кертеләчәк

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

Хөкүмәт туризм өлкәсендәге эшкуарлык өчен дәүләт ярдәме чараларын киңәйтте. Хәзерге вакытта эшкуарларның туристлык инфраструктурасын үстерүгә субсидияләр алу мөмкинлеге бар.

Эшкуарлар бүлеп бирелгән акчаларны түбәндәгеләр өчен тота ала:

пляжларны төзекләндерү,

кемпинг һәм автокемпинглар булдыру,

электрон юл күрсәткечләр һәм аудиогидлар эшләү,

инвентарь һәм җиһазлар сатып алу,

балалар һәм спорт өчен булган ял итү зоналарын төзекләндерү,

мөмкинлеге чикле кешеләр өчен уңайлы мохит булдыру,

заманча навигация системасы урнаштыру.

Киләсе өч елда болар өчен 12,9 млрд.сум бүлеп биреләчәк. Әлеге эш «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында алып барыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International