Татарстан Республикасында QR-кодлар гамәлдән чыгарылды

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

Бүгенге көндә COVID-19 йогышына каршы вакцинация ясатуны раслаучы гамәлдәге QR-кодларны яки соңгы алты ай эчендә авырганлык турында белешмәләрне КҮРСӘТМИЧӘ дә, түбәндәге гамәлләрне башкаруга РӨХСӘТ БИРЕЛӘ:

1. Кунакханәләргә, шул исәптән, хостелларга урнашырга була.

2. Кунакханәгә урнашучылар кунакханәнең барлык инфраструктурасынан (рестораннар, кафелар, фитнес-үзәкләр, бассейннар һ.б.) файдалана ала.

3. Пассажирларны транспорт чараларында йөртергә мөмкин.

4. Пассажирлар метрополитен станцияләренә керә һәм хәрәкәт итә ала.

 

Санитария-эпидемиология хәле яхшырганчыга кадәр түбәндәгеләр тыела:

- оешмалар һәм шәхси эшкуарларга кальяннар бирү буенча хезмәтләр күрсәтү, алар карамагындагы объектларда һәм территорияләрдә кальяннар куллану;

- гражданнарның ваклап сату, хезмәт күрсәтү объектларына, гыйбадәт биналарына, бина һәм корылмаларга, таксины да кертеп, пассажирлар һәм багаж ташучы транспорт чараларына керүе һәм шунда булуы, аларның оешмалар һәм шәхси эшкуарлар корылмасына керүе­, шулай ук «Көчле респиратор вирус инфекцияләре һәм грипп белән авыручылар санының сезонлы артуы чорында COVID-19 таралу куркынычын киметү буенча өстәмә чаралар турында» Россия Федерациясе Баш дәүләт санитар табибының 2020 елның 16 октябрендәге 31 номерлы карары белән билгеләнгән башка урыннарда, сулыш органнарын саклау чараларын (битлек, ресираторлар) кулланмау;

- 23.00 сәгатьтән алып 6.00 сәгатькә кадәр гражданнарның җәмәгать туклануы биналарында булуы. Моңа, гражданнар белән очрашмыйча гына, җәмәгать туклану объектларыннан ризыклар алдыру, заказлар китертү, аэропорт, вокзал территорияләрендә, торак пунктлардан читтә урнашкан юл хезмәте күрсәтү объектларында, федераль, төбәк һәм җирле әһәмияткә ия автомобиль юллары базасында җылыну һәм туклану урыннары булган җәмәгать туклану объектларында хезмәт күрсәтү керми;

- оешмалар һәм шәхси эшкуарларның  23:00 сәгатьтән алып 6:00 сәгатькә кадәр тамаша-күңел ачу чараларын үткәрүе.

 

COVID-19 коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясатмаган яисә соңгы алты ай эчендә әлеге авыру белән авырмаган, 60 яшьтән өлкән булган гражданнарга, санитария-эпидемиология хәле яхшырганчыга кадәр яшәү урыннарыннан чыгу тыела. Түбәндәге очраклар искәрмә булып тора:

тормышка һәм сәламәтлеккә турыдан-туры куркыныч янаган очракларда, ашыгыч (кичектергесез) медицина ярдәменә мөрәҗәгать итү;

COVID-19 коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясау урынына бару;

товар алу, эш, хезмәт күрсәтү урынына бару;

кешеләр күп булган урыннардан читтә йорт хайваннарын йөртү. Граждан яшәү урыныннан 100 метрдан да артык ераклыкка китәргә тиеш түгел;

якындагы калдыклар туплау урынына калдыклар чыгару.

 

 

Санитария-эпидемиология хәле яхшырганчыга кадәр түбәндәгеләрне эшләргә ярый:

 

- театр, кинотеатр (кино заллары), цирк, концерт залларының 70 % артмаган өлеше тулган һәм тамашачылар тиешенчә утыртылган очракта, алар эшен дәвам итә;
 

- гражданнар катнашында ял, тамаша-күңел ачу, физкультура, спорт, күргәзмә, агарту, реклама чаралары үткәрү, башка массакүләм чаралар уздыру:

катнашучыларның саны 200 дән артмаган очракта, ачык мәйданчыкларда чаралар уздыру;

кеше санына куелган таләпләрне үтәү шартларыннан чыгып, чараларны бина эчендә уздыру. Бер кешегә бина эчендәге 4 кв.метр мәйдан (оештыручылар һәм хезмәткәрләрне дә кертеп) туры килә. Ләкин бина эчендәге кешеләр саны 100 дән артмаска тиеш.

- рәсми физкультура, рәсми спорт, мәдәни чараларның тамашачылар катнашында узуы. Әмма тамаша залларының тулылыгы 50 проценттан, залдагы кешеләр саны 500дән артмаска, тамашачылар тиешенчә утыртылырга тиеш.

 

Оешмалар, шәхси эшкуарлар, тамаша урыннарының 70%тан артык өлешен тутырмган һәм түбәндәге шартлар җыелмасын үтәгән очракта, чаралар уздыра ала:

-чараны оештыруда һәм хезмәт күрсәтүдә катнашучы барлык хезмәткәрләр, шулай ук башка затлар COVID-19 коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясаткан булса. Медицина оешмасы белешмәсе (медицина бәяләмәсе) расланган вакцина ясауга каршы медицина күрсәтмәләре булган затлар искәрмә булып тора;

- уздырган очракта, чараларны һәм саклану чараларын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Санитария-эпидемияләргә каршы комиссиясендә килештерү. Килешү алу өчен оештыручы чара уздырыр алдыннан 30 көннән дә соңга калмыйча мөрәҗәгать итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International