Урал һәм Себер тарихи шәһәрләрен бер үк тимер юл сәяхәте кысаларында күрергә мөмкин булачак. Федераль пассажир компаниясе эшләтеп җибәрә торган яңа туристлык маршруты «Себергә» дип атала. Моның өчен 928/927 санлы поезд файдаланылачак. Ул Мәскәүдән тарихи шәһәрләр: Казан – Төмән – Тубыл – Пермьга барачак һәм Мәскәүгә 5 көннән соң әйләнеп кайтачак.
Поезд 5 мартта 20:50 сәгатьтә Казан вокзалыннан кузгалачак. Пассажирлар 10 мартта 13:58 сәгатьтә Ярославль вокзалына әйләнеп кайта.
Туристлар дүрт шәһәрдә булачак. Сәяхәт вакытында алар төрле халыкларның мәдәни мирасы белән таныша, Себер табигатенең матурлыгын ача, татар һәм себер ашларын татып карый алачак.
Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән җирле Кремльне карарга һәм үткәннәр белән бүгенгене тоташтыручы Татарстан башкаласы урамнары буйлап йөрергә мөмкин.
Төмән үзенең агач архитектурасы һәм аеруча кичләрен матур булган Тура елгасы яр буе белән дан тота. Вакытны сәламәтлек өчен файдалы итеп уздырам дисәң, шәһәрнең үзендә урнашкан СПА-курортка барырга була. Термаль кайнар су тутырылган савытка чумганда, кыштан җәйгә күчү кебек хисләр кичерергә мөмкин. Россия тарихы белән кызыксынучыларга Покровское авылында урнашкан Распутин музеена бару мөмкинлеге бар. Гастрономия яратучылар себер кухнясы ризыкларыннан себерчә ит, муксуннан строганина һ.б. ризыкларны авыз итеп, аларга бәя бирә ала.
Тубылда, ягъни Себернең беренче тарихи башкаласында, иске таш кремльгә һәм Наместник сараена барырга була. Аның төп экспозициясе Себер белән идарә итү тарихына, Император Николай II гаиләсе яшәгән йортка, шулай ук «Тобол» тематик паркына багышланган. Ермакның Себергә походы дәвере турында күзаллау булдыру өчен, Абалак туристлык комплексында булырга мөмкин. Анда шул чордагы реконструкцияләнгән зиндан урнашкан. Декоратив-гамәли сәнгать яратучылар Тубылның сөяктән кисеп эшләү фабрикасы җитештерүчәнлеге белән таныша ала. Бу Россиядә сөяктән эшләнгән әйберләр (шул исәптән, мамонт сөягеннән) җитештерүче бердәнбер фабрика. Фабриканың тарихы 1929 елга барып тоташа.
Пермьдә туристлар Кама елгасының күп катлы яр буенда сәяхәт итә, Себернең тарихи урамында, Театр скверында һәм Собор мәйданында була ала. «Хохловка» архитектура-этнография музее Уралда ачык һавадагы беренче агач архитектура төзелеш сәнгате музее булып санала. Ул сәяхәтчеләрне үзенә тартып торучы үзәк булып кала бирә. Әлеге музейда Кама буе агач архитектура сәнгатенең үзенчәлекле эшләнмәләре саклана.
Поезд сәяхәтчеләр өчен чын мәгънәсендә «тәгәрмәчле кунакханә» ролен үти. Уңайлы расписаниегә бәйле рәвештә, көндезге вакытны экскурсияләргә багышларга мөмкин. Ә кичен һәм төнлә уңайлы купе вагоннарында һәм «Люкс» класслы вагоннарда ял итәргә була. Барлык вагоннар да һаваны кондиционерлау системалары, экологик чиста бәдрәф комплекслары, гаджетлар зарядкасы өчен розеткалар белән җиһазландырылган. Поезд составында вагон-ресторан эшли. Пассажирларга иртәнге аш, санитария-гигиена җыелмасы һәм «Юлдаш» мультимедиа порталына керү мөмкинлеге биреләчәк.
Пассажирларга экскурсия программасын мөстәкыйль рәвештә планлаштырырга, поездда барганда озатучыдан аерым экскурсияләр сатып алырга мөмкин. Шулай ук «РЖД Тур» сайтында тимер юлда йөрү, гид уздыра торган экскурсия программасы, трансфер һәм туклануны үз эченә алган әзер туристлык пакетын да сатып алырга була. Юл йөрү документларын тимер юл кассаларында, «Россиянең тимер юллары» ААҖ рәсми сайтында, шулай ук «Пассажирларга Россиянең тимер юллары» мобиль кушымтасы ярдәмендә рәсмиләштерергә мөмкин. Моның өчен эзләү битендә «Мәскәү Казан-Мәскәү Ярославль» маршрутын карарга кирәк.
Бу һәм башка туристлык маршрутлары турында тулырак мәгълүматны «Россиянең тимер юллары» ААҖ рәсми сайтындагы «Россиянең тимер юллары белән сәяхәт ит» бүлегеннән табарга була.