«Интурмаркет» халыкара туристлык күргәзмәсендә «MICE территориясе» узачак

2022 елның 18 феврале, җомга

MICE индустриясе алдынгылары 13 мартта Мәскәүдә очрашачак.

Россия төбәкләре-2022 MICE көннәре сезоны традицион рәвештә «Интурмаркет» халыкара туристлык күргәзмәсендә ачыла.

Беренчеләрдән булып, тармак трендлары турында белергә теләсәгез, килегез һәм безгә кушылыгыз!  Россия территорияләрен MICE һәм эшлекле туризм өчен ачабыз!

Россия төбәкләрендәге МАЙС-индустрия үсешендә соңгы елларда зур алга китеш сизелә – пандемия аңа тагын да үсәргә ярдәм итте. Классик сату һәм алга этәрү юлларын, эшкуарлыкның «цифрлы профилен» үзгәртү классик MICE-ландшафтның күз алдында үзгәрүен күрсәтә.

«MICE территориясе» программасы белгечләре һәм анда катнашучылар белән киләчәктә нәрсә эшләргә, ә кайсы хаталарны кабатламаска кирәклеге турында сөйләшәбез.

«МІСЕ проект офисы» автоном коммерциясез оешмасы белгечләре һәм партнерлары үзләренең «пандемиягә кадәрге» форматларын һәм коралларын яңадан эшләтеп җибәрү тәҗрибәсе, Россия төбәкләренә уңышлы «күчеш» чаралары тәҗрибәсе, инвесторларны җәлеп итү һәм эшлекле кунаклар санын арттыру өчен территорияләрне үстерү стратегияләре белән уртаклашачак.

Сәламәт МІСЕ киләчәк буыны, базардагы яңа идеяләр һәм яңа уенчылар, Россия төбәкләренең MICE картасы, төбәк турында белешмә әзерләү буенча мастер-класслар уздыру турындагы мәгълүматларның барысы да «MICE территориясе»ндә булачак.

Анда катнашу бушлай, Time Pad порталында алдан теркәлергә кирәк: https://vserossiyskiy-den-mice-22.timepad.ru/event/1932749/

Үткәрү вакыты: 2022 елның 13 марты, 11:00-15:00 сәг.

Үткәрелү мәйданчыгы: «Экспоцентр» үзәк күргәзмә комплексы, 8 нче павильон, 1 нче кат, фуршетлар залы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International