«Иң яхшы туристлык-мәгълүмат үзәге» Бөтенроссия бәйгесе 2017 нче елдан башлап уздырыла. Ул, хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү һәм туристлык-мәгълүмат үзәкләре эшчәнлеген алга этәрү максатында, туристлык-мәгълүмат эшен комплекслы бәяләү нәтиҗәләреннән чыгып бирелә торган тармак бүләге булып тора.
Бәйгене оештыручы - «Мәгълүмати-туристлык оешмаларының илкүләм берләшмәсе» коммерциясез партнерлыгы. Чара Федераль туристлык агентлыгының мәгълүмати ярдәме белән үткәрелә.
Бәйгедә катнашу өчен туристик мәгълүмат алмашу системасында теркәлергә pro.nbcrs.org) һәм тутырылган гаризаны урнаштырырга кирәк. Гаризада түбәндәгеләр булырга тиеш: оешманың тулы исеме, РФ субъекты, оешманың юридик һәм фактик адресы, учреждение җитәкчесе һәм элемтә өчен җаваплы затның исем-фамилиясе, оешмага Туристлык-мәгълүмат үзәге реестрында сылтама, элемтә чаралары турында мәгълүмат, гамәлгә ашырылган проектлар тасвирламасы һәм туристлык-мәгълүмат үзәгенең 2021 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре. Өстәмә категорияләрдә катнашу буенча мәгълүмат ирекле форматта кушымталар рәвешендә бирелә.
Бәйгедә катнашу өчен гаризаны 22 февральгә кадәр тапшырырга кирәк.
Бәйгедә Россия территориясендә кимендә бер ел дәвамында (бәйге игълан ителгән датага бәйле рәвештә) туристлык-мәгълүмат үзәге функцияләрен үтәгән һәм Гомумроссия туристлык мәгълүмат оешмалары реестрында теркәлгән оешмалар катнаша ала. Бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшы 10 туристлык-мәгълүмат үзәге сайлап алыначак. 2022 елда яңа махсус номинацияләр барлыкка килде: «Алга китеш өчен иң креатив идея», «Иң кунакчыл туристлык-мәгълүмат үзәге», «Туристлык оешмасы брендингы», «Иң гадәти булмаган туристлык-мәгълүмат үзәге офисы».
Бәйге нәтиҗәләрен игълан итү һәм җиңүчеләрне бүләкләү «ИНТУРМАРКЕТ-2022» халыкара туристлык күргәзмәсе кысаларында, «Экспоцентр» үзәк күргәзмә комплексы форумы павильонында 2022 елның 13 мартында узачак туристлык-мәгълүмат оешмаларының еллык очрашуында булачак.
Тулырак мәгълүматны 8 (812) 600-15-14 телефоны аша Оештыру комитетыннан яки Туристлык-мәгълүмат үзәге партнерлыгы сайтыннан алырга мөмкин (naito-russia.ru).